World News in Tatar

Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды

Яңа ел алдыннан шатлыклы вакыйга – Серго исемендәге заводның 29 хезмәткәренә яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты хәбәр итә.

9 катлы йорт Паратская урамы адресы буенча урнашкан. Беренче подъездда – 35 фатир, һәм тиздән бу йортта серголылар өчен яңа тормыш башланачак.

Йорт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән. Бу – предприятие хезмәткәрләрен уңайлы һәм заманча торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән системалы эш нәтиҗәсе.

Чарада Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев, ТР сәнәгать һәм сәүдә ми­нистрының беренче урынбасары Родион Карпов, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм башкалар катнашты.

Читайте на сайте