World News in Tatar

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка яңа ел котлавын юллады

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Яңа ел һәм Раштуа белән котлау юллады.

Юлламада билгеләп үтелгәнчә, бу бәйрәмнәр йөрәкләрне җылылык, игелек һәм илһам белән тутыра, кешеләрне уртак бәхет һәм шатлык хисләре белән берләштерә.

«Киләсе ел теләкләрне тормышка ашыру вакыты булсын. Россия өчен уңышлы, димәк, безнең һәрберебез өчен дә уңышлы ел килсен. Янәшәбездә һәрвакыт ярдәм итүчеләр, алга барырга ярдәм итүчеләр булсын», - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисе.

Мишустин Татарстан Рәисенә һәм аның якыннарына сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде.

Читайте на сайте