World News in Tatar

Татарстанда кар, буран һәм давыллы җил көтелә

Шимбә һәм якшәмбе, 3 һәм 4 гыйнварда, актив көнбатыш циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары сәбәпле, Татарстанда һава торышы шартлары начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Алдагы төндә республикада әлегә явым-төшем көтелми. 3 гыйнварда исә иртән һәм көндез кар ява башлаячак. Буран чыгачак, күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начараячак, ә вакыт-вакыт 1000 метрдан да азрак булачак. Көньяктан секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.

Төнлә термометр баганалары -13, -18 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгышта аязганда -21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -4, -9 градуска кадәр җылытачак, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак.

Киләсе көнне, 4 гыйнварда, төбәктә кар һәм җепшек кар явачак. Тәүлекнең якты вакытында урыны белән кар бик көчле явачак. Буран булачак. Күрү мөмкинлеге 500 метрга һәм аннан да азракка кадәр начараячак. Шулай ук көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 метр тизлектәге көчле җил була, дип фаразлана. Кайбер районнарда бозлавык булу ихтимал.

Тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы -4..-9 градус, ә көнчыгышта -14 градуска кадәр була. Көндез һава -1..-6 градуска кадәр җылына.

Моннан тыш, юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар боткасы барлыкка килә.

Читайте на сайте