World News in Tatar

Казан аэропортында уннан артык рейс тоткарлана

Казан халыкара аэропортында авиарейслар тоткарлана. Бу һава киңлегендәге гамәлдәге чикләүләр белән бәйле. Онлайн-табло мәгълүматларына караганда, барлыгы 14 рейс расписание буенча оча алмаган.

Очып китүче 10 рейс тоткарланган. Алар арасында – Ханты‑Мансийск, Минераль Сулар, Мәскәү, Махачкала, Сочи, Уфа, Фергана һәм башка шәһәрләргә очучы самолетлар бар.

Шулай ук Краснодар, Ханты‑Мансийск, Астана һәм Мәскәүдән очып килүче дүрт рейс тоткарлана.

Читайте на сайте