World News in Tatar

Алабугада сүндерелмәгән тәмәке аркасында ир-ат һәлак булган

Алабугада тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан. Янгында 67 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабугада яшәүче үзенең өченче каттагы бер бүлмәле фатирында тәмәке тарткан һәм төпчеген сүндермәгән, шуның көленнән караватына ут капкан. Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр һәлак булган ир-атның мәетен тапкан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе билгеләп үткәнчә, янгыннарның иң киң таралган сәбәпләренең берсе – ут белән саксыз эш итү, күпчелек очраклар тәмәке тарту белән бәйле.

Читайте на сайте