Эксперт Подольская россиялеләрнең 2026 елда 118 көн ял итәчәге турында сөйләде
2026 елда Россия гражданнары гомумән алганда 118 көн ял итәчәк. Бу календарь чорына нәкъ менә шул санда ял һәм бәйрәм даталары туры килә, бу дүрт тулы айны тәшкил итә. Эш көннәре саны 247гә җитәчәк. Бу хакта Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Белгеч исәпләп чыгарганча, россиялеләргә ял итүгә караганда 2,1 тапкыр күбрәк эшләргә туры киләчәк.
Подольская аңлатканча, РФ Хезмәт кодексы елына 14 эш көне булмаган бәйрәм көнен беркетә.
Еллык хезмәт һәм ял балансының тотрыклылыгы көннәрне күчерү механизмы ярдәмендә тәэмин ителә: бәйрәм датасы шимбә яки якшәмбегә туры килсә, өстәмә ял көне эш көннәренең берсенә күчерелә. Мондый тәртип ял көннәренең гомуми санын елдан-ел үзгәрешсез калдырырга мөмкинлек бирә.