Башкортстаннан активист һәм журналист Ольга Комлеваның тавышын югалтуына колония җитәкчелеге ышанмаган
Пермьнең Березникидагы 28нче санлы колониясендә утыручы сәяси тоткын Ольга Комлевага төрмә җитәкчелеге шелтә белдергән. Әлеге хәл Комлеваның колониягә китерелгәннән соң ун көн узгач булган. Бу хакта 30 декабрь көнне Ольганың ире Вячеслав Комлев Телеграм каналда язды.
Колония җитәкчелеге рухи халәте сәбәпле Комлеваның тавышы югалуына ышанмаган. Элекке сәяси тоткын Лилия Чанышева сүзләренчә, ике шелтәдән соң колониядә гадәттә штраф изоляторына ябалар.
Комлеваның озак вакытка тавышы октябрьдә югалды. Ул ике айга якын сөйләшә алмады. Аңа кадәр аның тавышы берничә сәгатькә югалып торды.
Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Узган ел җәй аны "экстремистик берләшмәдә катнашу" (ФБК белән бәйле) һәм "сугыш турында ялган мәгълүмат тарату" маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Декабрьдә ул Пермьнең Березникидагы 28нче колониясенә җибәрелде. Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз