Трамп: АКШ Венесуэлага һөҗүм итте һәм Мадуроны тоткарлап илдән алып чыкты
Доналд Трамп АКШның Венесуэлага уңышлы һөҗүмнәр ясавын, шулай ук илнең авторитар җитәкчесе Николас Мадуро һәм аның хатынын тоткарлап, илдән алып чыгуга ирешүләрен белдерде.
The New York Timesка аңлатмада Трамп "чара искиткеч башкарылды" дип әйткән һәм моңа алдан ук җентекле планлаштыру ярдәм итүен ассызыклаган. CBS News чыганаклары Мадуроны тоткарлауда АКШның "Дельта" махсус куәт оешмасы катнашкан булырга мөмкин дип белдерә.
АКШ сенаторы Майк Ли X социаль челтәрендә язуынча, Дәүләт секретаре Марко Рубионың телефон аша сөйләшкәндә анарга Мадуроны кулга алу чараның төп максаты булуын һәм Венесуэлага алга таба һөҗүмнәр булмаячагын әйткән.
3 гыйнвар көнне иртән Каракаста берничә шартлау булды, янгын чыкты Шәһәрнең зур хәрби ныгытмасы урнашкан көньяк өлешендә электр энергиясе беткән. Шаһитләр күктә АКШ боралакларын күрүләрен белдергән.
Илнең җитәкчелеге Венесуэлада хәрби хәл кертелүен әйткән.
Венесуэла саклану министры җиңүгә кадәр сугышырга әзер булулары турында белдерү ясады. Шул ук вакытта Мадуро һөҗүмнәр турындагы белдерүләрдән соң күренмәде. Рәсми Каракас әлегә Трампның ил президенты кулга алынуы турындагы белдерүен расламады да, кире дә какмады.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, АКШ чарасы башланырга берничә сәгать кала гына Мадуро Каракаста Кытайның махсус вәкиле белән очрашкан.
Венесуэла вице-президенты Делси Родригес хөкүмәтнең Мадуро һәм аның хатынының кайда булуы турында белмәүләрен әйтте һәм АКШтан аларның исән булуына дәлилләр таләп итте.
АКШта Мадуроны наркотик сәүдәсен яклауда гаеплиләр. Дәүләт департаменты күптән түгел "Картель де лос Солес"ны террорчы оешма дип таныды. АКШ хакимияте фикеренчә, аны Мадуро җитәкләгән. Дәүләт сәркатибе урынбасары Кристофер Ландау Мадуроның "мәхкәмә алдында җавап бирәчәген" белдерде.
Венесуэла хакимиятләре АКШ тарафыннан "җитди хәрби агрессия" булуы турында белдерде һәм БМО Иминлек шурасына мөрәҗәгать итте. Белдерүдә әйтелгәнчә, һөҗүмнәр Каракастагы "ватандашлар һәм хәрби корылмаларына" гына түгел, ә Миранда, Арагуа һәм Ла-Гуайра штатларына да ясалган.
Һөҗүмнәр нәтиҗәсендә һәлак булучылар яки зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми, шулай ук нинди корылмаларның төгәл һөҗүмгә дучар булуы хакында тулы мәгълүмат юк. The New York Times язуынча, чара барышында АКШ хәрбиләре югалтулар кичермәгән.
Каракаста хакимиятләргә карата АКШның кырыс сәясәтен яклаучы Венесуэла оппозициясе лидеры Мария Корина Мачадо вәкиле CBS Newsка белдерүенчә, һөҗүмнәр, аерым алганда, Каракастагы Фуэрта-Тиуна эре хәрби ныгытмага, Венесуэла башкаласындагы Ла Карлота аэродромына, шулай ук Ла-Гуайра портына һәм һава һөҗүменә каршы саклану (ПВО) корылмаларына ясалган.
Расланмаган мәгълүматларга караганда, шулай ук парламент бинасына һәм Уго Чавес мавзолеена да һөҗүм булган. Колумбия президенты Густаво Петро исә ким дигәндә 10нан артык корылмага һөҗүм ясалганын санап китте.
Элегрәк Ак йорт Венесуэла хакимиятләрен легитим түгел дип белдереп, аларны наркотиклар сәүдәсенә катнашы булуда гаепләгән иде. Соңгы айларда төбәктә АКШ Хәрби-диңгез көчләренең зур төркеме тупланды. Моннан тыш, АКШ нефть ташучы танкерларны тоткарлый башлады. The New York Times язуынча, 3 гыйнварда көтелгән һөҗүм алдыннан Доналд Трамп үзенең Мар-а-Лаго шәхси резиденциясендә дәүләт иминлек мәсьәләләре киңәшмә уздырган.
Каракастагы хакимиятләр белән тыгыз элемтәдә булучы Русиянең тышкы эшләр министрлыгы АКШ гамәлләрен кораллы агрессия дип атап, аларны хөкем итүен һәм Венесуэладагы вазгыятькә борчылуын белдерде. Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә шулай ук Венесуэла тирәсендәге хәлләрдә кискенләшүгә юл куймаска һәм диалог юлы белән чыгу ысулларын табарга кирәклеге ассызыкланды.
Европа берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кая Каллас АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио белән әлеге хәл турында сөйләшүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Европа Берлегендә Николас Мадуро җитәрлек легитимлыкка ия түгел дип саныйлар һәм Венесуэлада хакимиятнең тыныч юл белән алышынуын яклыйлар. Шул ук вакытта ул "сабырлыкка" һәм БМО Уставы принципларын үтәүгә чакырды.
Мадуро — сулчы президент Уго Чавесның авторитар варисы. Оппозиция һәм кеше хокукларын яклаучы оешмалар аның режимын сайлаулардагы хәрәмләшүләр һәм кеше хокукларын бозуда гаепли. Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз