Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Якшәмбе, 4 гыйнварда, Татарстанда юеш кар явачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда явым-төшем көчле булырга мөмкин.
Буран көтелә. Җил көньяктан секундына 8-13 метр, урыны белән секундына 23 метрга ка кадәр җитә.
«Көчле явым – төшем күбесенчә республиканың көнбатыш районнарында, көнчыгыш районнарда уртача явым-төшем көтелә, әмма җил бөтен республика буенча үз көчен саклап калачак», - дип сөйләгән иде элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
Төнлә һава температурасы -4... -9 градус тәшкил итәчәк, республиканың көнчыгышында -14 градуска кадәр суытачак. Көндез термометр баганалары -1 дән -6 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Юлларда катлаулы хәл саклана: бозлавык һәм кар көртләре фаразлана. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә саклык чараларын үтәргә киңәш ителә.