World News in Tatar

Александр Шадриков Татарстан экология министры вазифасыннан китте

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков үз вазифасыннан китте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, әлеге карар Шадриковны Мәскәүгә эшкә күчерү белән бәйле.

Киңәшмә барышында Миңнеханов Александр Шадриковны күпьеллык намуслы хезмәте һәм республиканың экологик иминлеген үстерүгә керткән өлеше өчен «Дуслык» ордены белән бүләкләде.

Ул Татарстан Экология министрлыгын 2018 елдан җитәкләде. Элегрәк, 2013 елдан 2018 елга кадәр, ул Чүпрәле муниципаль районын җитәкләгән иде.

Читайте на сайте