World News in Tatar

Самолетлары тоткарланган пассажирларга Татарстан транспорт прокуратурасы ярдәм итә

Татарстан транспорт прокуратурасы рейслары начар һава торышы аркасында тоткарланган пассажирларның хокуклары үтәләме-юкмы икәнен контрольдә тота.

Мобиль кабул итү бүлмәсе оештырылды, аэропортка Татарстан транспорт прокуроры ярдәмчесе килде. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хокук бозулар очрагында пассажирлар шулай ук Идел буе транспорт прокуратурасының дежур прокурорына +7 (910) 796 59 45 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Казаннан Мәскәүнең Домодедово һәм Шереметьево, Новосибирск һәм Минераль Суларга очучы 4 рейс тоткарлана.

Искәртәбез, Казан аэропорты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Казанга килүче самолетлар запас аэродромнарга төшеп утырырга мәҗбүр. Шри-Ланка, Новокузнецк һәм Ташкенттан рейслар Самара, Уфа, Түбән Новгородка запас аэродромнарга китте.

Читайте на сайте