World News in Tatar

Казан кешесе ялган салым хезмәткәрләре шалтыраткач 1 миллион сум акчасыннан колак каккан

Казанда яшәүче 22 яшьлек егет телефон мошенниклары корбаны булган - 1 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан. Ул гариза белән Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе «Авиатөзелеш» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казан кешесенә билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен салым хезмәткәре дип таныштырган. Салым декларациясендәге хаталарны төзәтү сылтавы белән җинаятьче егетне СМСтан кодны хәбәр итәргә күндергән.

Шуннан соң егеткә башка билгесез кешеләрдән шалтыратулар килә башлаган, алар үзләрен көч структуралары һәм дәүләт органнары хезмәткәрләре дип таныштырган. Алар хәбәр иткәнчә, элегрәк тапшырылган код, янәсе, өченче затларга Дәүләт хезмәтләре порталында аның аккаунтына керергә һәм аның исеменә кредитлар рәсмиләштерергә мөмкинлек биргән.

«Үз акчаларын саклау» өчен егетне банкта мөстәкыйль рәвештә кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны «куркынычсыз счетларга» күчерергә күндергәннәр. Мошенникларның инструкцияләрен үтәп, ул күрсәтелгән реквизитларга банкоматлар аша 1 миллион сумнан артык акча күчергән.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Читайте на сайте