Арчада «Дуслык күпере» этномәдәни квесты узды
20 декабрьдән Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны башланды. Фестиваль вакыйгалары «Татарстанда кыш» проекты кысаларында уза. Фестиваль күршелекне үстерүгә һәм республиканың җәмәгать киңлекләрендә чаралар үткәрүдә халыкның инициативаларын хуплауга юнәлдерелгән.
Бүген Арчаның Җиңү паркында әлеге проект кысаларында «Дуслык күпере» этномәдәни квесты узды.
«Әлеге чара районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең җыр-биюләрен күрсәтү, милли уеннары белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Чарага килүчеләр «Чишмәгә суга бару», «Киез итек», «Коймак пеш», «Җитез чана», «Улактан йомырка тәгәрәтү» кебек спорт һәм милли уеннарда катнаша алды», - диде Арча муниципаль районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.
«Дуслык күпере» этномәдәни квестына килүчеләрне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде, район халкын Яңа ел белән котлады.
Квестта катнашучылар кар көртенә яшерелгән хәзинә эзләде, кайнар коймак һәм чәй белән сыйланды. Җыр-моң яратучыларны «Русская песня», «Шишор», «Туым жондызы» вокаль коллективлары сөендерде. Чыршы уенчыгы ясау буенча осталык дәресе, Кыш бабай һәм Кар кызының бәйрәм котлавы да булды.
«Күрше» фестиваленең кышкы сезонын күп катлы фатирларның ишегалларында гына түгел, парк, сквер, халык күпләп ял итә торган җәмәгать урыннарында да үткәрергә мөмкин. Аның кысаларында «Дуслык күпере» квесты Арча районында тагын ике урында оештырылачак. 23 гыйнварда - Көнчыгыш бистәсендә урнашкан Г.Тукай исемендәге паркта (мәчет янында), ә 13 февральдә Бакый Урманче урамындагы 18нче йорт янында узачак.