World News in Tatar

Татарстанда Яңа ел каникулларының биш көнендә ике кеше янгында һәлак булган

Яңа ел каникулларының биш көнендә Татарстанда 57 янгын чыккан, аларда ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

31 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр республикада өч кешесенең сәламәтлегенә янгында зыян килгән, тагын дүртесен коткарып калганнар. Моннан тыш, биш кеше пиротехника кулланганда җәрәхәтләнгән.

Бәйрәм көннәрендә чыккан янгыннарның төп сәбәпләре: электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, ут белән саксыз эш итү, мич һәм төтен чыгару юлларының төзек булмавы.

Читайте на сайте