Әтнә мәктәбендә махсус операция хәрбиләре истәлегенә мемориаль такта ачылды
Әтнә районы Түбән Көек авылы төп гомуми белем бирү мәктәбендә истәлекле чара булган. Әлеге мәктәптә белем алган һәм махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган егетләр Рафаэль Әхмәдуллин, Рамил Зарипов һәм Ренат Сабиров хөрмәтенә мемориаль такта куелган. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итте.
Иң элек мәктәпнең спорт залында тантаналы чара узган. Батыр йөрәкле егетләр хөрмәтенә җылы сүзләр әйтелгән. Рафаэль Әхмәдуллин Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Бүләкне аның тормыш иптәшенә тапшырганнар.
Батырларга багышланган чара волейбол турниры белән дәвам иткән.
Тантаналы чара барышында егетләрнең якыннарына бүләкләр тапшырылган. Аларны әзерләүдә күмәк хуҗалык җитәкчесе Айрат Хәкимов ярдәм иткән.
Фото: «Әтнә таңы»