Сөяк сынса, ике ай буе кулны селкетә алмаячаксыз: кышын имгәнсәң, нишләргә?
Яңа ел каникуллары – күңел ачу һәм ял итү вакыты. Бу чорда куркынычсызлык чаралары турында онытмаска һәм төрле имгәнүләрдән сакланырга кирәк. Бәйрәмнәрне бозмыйча, сәламәтлеккә зыян китермичә ничек итеп ял итү турында «Татар-информ» агентлыгына Казанның Марат Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсе травматология пунктының травматолог-ортопеды Равил Йосыпов сөйләде.
Равил Йосыпов
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Кар яуган беренче көндә беләк сөяге сыну очраклары
Имгәнүне елның теләсә кайсы вакытында алырга мөмкин, әмма җәй һәм кыш айлары иң куркыныч чорлардан санала. Җәен кешеләр урамда күп вакыт үткәрә, спорт белән шөгыльләнә, велосипед һәм самокатларда йөри, бакча эшләре белән мәшгуль була. Гадәттә, бу вакытта имгәнүләр куркынычсызлык кагыйдәләрен оныту аркасында килеп чыга. Кышын исә төп сәбәп – бозлавык.
«Хәтерләсәгез, быел кыш соң килде. Кар явып, юлларда бозлавык барлыкка килгән беренче көнне, көндезге 11.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр генә дә безнең травматология пунктына тугыз өлкән яшьтәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аларның һәрберсенең беләк сөяге төбеннән – нәкъ кул чугы яныннан сынган иде. Бу «гади сыну» дип атала», — дип сөйләде югары категорияле табиб Равил Йосыпов.
Тугыз хатын-кызның бишендә сөяк тайпылышсыз сынган, өчесендә – тайпылыш белән, ә берсенә операция ясарга туры килгән. Имгәнү шулкадәр зур булган, сөяк кисәкләрен дөрес кушылсын өчен башкача беркетеп булмаган.
«Сөяк сынганнан соң пациент үзен үзе карый алмыйча җәфалану гына түгел, аның туганнарына да авырлык килә. Кайбер очракларда өлкән кешене карау өчен балаларына эштән китәргә яки ял алырга туры килә. Пенсионерларыбызга мөрәҗәгать итәм: әгәр ялгыз түгелсез һәм гаиләгез белән яшисез икән, бозлавык булганда болай гына урамга чыкмагыз. Сезнең ярдәм итәсегез килүен аңлыйм, әмма имгәнү сезнең үзегезгә дә, якыннарыгызга да зур кыенлыклар тудырачак», – дип кисәтте табиб.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бозлавыктан альпинистлар җайланмасы коткарырга мөмкин
Кышын кешеләр тагын нинди имгәнүләр белән очраша?
- Аяк имгәнү аркасында тубык сеңерләре сузылу;
- Тубык сөяге сыну;
- Тез буыны сыну;
- Кабыргалар сыну;
- Иңбаш сөяге сыну.
«Мондый имгәнү вакытында операция кирәк булмаса да, пациент ким дигәндә ике ай буе кулын селкетә алмаячак. Аңа махсус Дезо бәйләвече салыначак», – дип аңлатты белгеч.
Табиб егылудан һәм имгәнүләрдән саклануның бер ысулын тәкъдим итте.
«Альпинистларның «бозтабан» (ледоступы) дигән җайланмалары бар. Хәзер аларны ортопедия салоннарында һәм даруханәләрдә сатып алырга мөмкин. Бу – аяк киеменә киелә торган кечкенә шиплар. Сез барганда алар бозга кадала һәм егылудан саклыйлар. Мин үзем дә бозлавык вакытында аларны кулланам», – ди Равил Йосыпов.
Травматолог сүзләренчә, аяк киеме табанына пластырь ябыштыру файдасыз, чөнки ул ярты сәгать эчендә кубып төшәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Яңа ел бәйрәмнәрендә кешеләр игътибарсызга әйләнә»
«Бөтен ил Яңа ел килүне бәйрәм иткәндә дә, травматолог үз хезмәтендә кала. Бәйрәм төнендә травматология пунктына мөрәҗәгать итүчеләр аз була, чөнки кешеләрнең кайгысы «башкада». Имгәнү алсалар да, бәйрәмне бозмас өчен, аңа игътибар итмәскә тырышалар», – диде белгеч.
Пациентлар 1 гыйнварның икенче яртысында килә башлый, ә иң зур агым 2нче һәм 3нче гыйнварга туры килә. Шуннан соң февраль уртасына кадәр табиблар пациентларны ялсыз кабул итә. Бу — «соңлап мөрәҗәгать итү» нәтиҗәсе: кеше имгәнүне гыйнвар башында ала, ә табибка кыш ахырында гына килә.
«Яңа ел төне еш кына спиртлы эчемлекләрне күп куллану белән бәйле. Нәтиҗәдә, кешеләр күңел ача һәм үз-үзләренә игътибарсыз булалар», – дип ачыклык кертте травматолог-ортопед.
Исерек кеше үз-үзен контрольдә тота алмый, хәтта урамда ук йоклап китәргә мөмкин.
«30–40 ел элек кышын уртача температура 15–20 градус салкын була иде. Соңгы вакытта кыш җылы килә. Шуңа карамастан, өшү очраклары аз түгел. Узган ел миңа бер ир-ат мөрәҗәгать итте: ул күп эчкән булган, урамда йоклап киткән һәм дүртенче дәрәҗәдәге өшү алган. Аяк бармаклары кап-кара иде. Билгеле, аларны ампутацияләргә туры килде», – дип сөйләде медицина хезмәткәре.
Бәйрәм күңел ачуларына килгәндә, пиротехника белән аеруча сак булырга кирәк. Петардаларның кеше кулында шартлау очраклары еш була. Бу иң яхшы очракта йомшак тукымаларның имгәнүенә, ә начар очракта бармаклар өзелүгә китерә.
Бенгаль утлары да янгын куркынычын тудыра. Аларны урамда кабызу яхшырак. Өй эчендә кулланганда, бер метр радиуста тиз кабынып китүче әйберләр булмаска тиеш. Бигрәк тә чыршыдан ерак торыгыз, чөнки бенгаль уты аңа төшсә, янгын чыгуы котылгысыз.
«Кышкы бәйрәмнәрнең иң куркыныч атрибуты — «ватрушка». Чанада шуганда кеше хәрәкәт юнәлешен азмы-күпме көйли алса, «ватрушка» – бөтенләй идарә ителми торган нәрсә. Ул үз күчәре тирәсендә әйләнә. Аның төбе юка, шуңа күрә биектән сикергәндә яки егылганда койрык сөяге яки умыртка баганасы сынуы ихтимал», – дип аңлатты травматолог.
Имгәнүне ничек танырга һәм беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?
Имгәнү алган кешегә ничек дөрес ярдәм итәргә? Кул сынганда үзеңә үзең ярдәм итәргә яки башкалардан сорарга мөмкин. Беренче чиратта, кулны хәрәкәтсезләндерергә кирәк.
Фото: © «Татар-информ»
«Кулга таяк бәйләгез. Журналны торба рәвешендә төреп кулланырга да була. Яисә пластик шешәне урталай кисеп, төбен алып ташлап, кулны шуңа урнаштырырга мөмкин. Шуннан соң кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез, ике-өч көн көтәргә ярамый», — диде табиб.
Әгәр муен яки умыртка баганасы сынган дигән шик бар икән, кешегә бөтенләй кагылырга ярамый. Бу очракта шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
«Бала белән кыенрак. Еш кына ул кайсы җире авыртуын төгәл әйтә алмый: кул чугы имгәнсә, терсәген күрсәтә. Игътибарлы ата-ана баланың имгәнүен шунда ук сизәчәк. Аягы авыртса, ул аңа басмаска тырышачак. Имгәнү урыннарында шешләр һәм гематомалар барлыкка килә», – дип сөйләде белгеч.
- Табиб Казанда балалар травматология пунктлары Декабристлар урамы, 125а һәм Бигичев урамы, 20 адреслары буенча эшләвен искәртте.
«Безнең эштә кемгәдер мәзәк тоелган очраклар да була. Мисал өчен, кеше авызына лампочка тыккан да, чыгара алмаган. Әмма, ышаныгыз, кайчак безгә кешене ватылган чүлмәк кебек җыярга туры килә. Шуңа күрә безнең эштә берни дә көлке түгел. Үзегезне саклагыз, техника куркынычсызлыгын үтәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны куркыныч астына куймагыз. Шул вакытта гына Яңа ел бәйрәмнәре имгәнүләрсез үтеп китәр», – дип нәтиҗә ясады Равил Йосыпов.
Роман Баданов, «Татар-информ»