World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов: Раштуа – барчабызны берләштерә торган бәйрәм

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән тәбрик итте.

«Раштуа – күңелләрне җылыта торган, барчабызны берләштерә торган бәйрәм. Барлык православие динендәгеләрне ихлас күңелдән котлыйм!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов MAX мессенджерындагы блогында һәм бәйрәм аурасын күрсәтүче Раштуага багышланган видеоролик урнаштырган.

Видео: max.ru/rustamminnikhanov

Читайте на сайте