World News in Tatar

Әгерҗедә бертуган Закировлар уздырган волейбол турниры җиңүчеләре билгеле

Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗедәге филиалы бинасында күп еллар районда җитәкче вазыйфаларда эшләгән, спорт белән дус булган Расим Закиров истәлегенә аның уллары Рафил, Марсель, Инсаф һәм Закировлар династиясе вәкилләре шашка һәм волейбол буенча турнир уздырды. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Быел волейбол ярышларында сигез команда катнашты. Шунысы сөенечле, командаларның барысы да Әгерҗе районыннан иде.

Уеннар иртәдән кичкә кадәр дәвам итте.

Абсолют җиңүче – «Ак Барс страхование» командасы.

Икенче урында – Тирсә авыл җирлеге.

Өченче урында – «Әгерҗе» командасы.

Турнирның иң яхшы уенчылары булып Динар Миннәхмәтов һәм Артем Шадрин танылдылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте