World News in Tatar

Татарстанда буран, бозлавык һәм көчле җил көтелә

Татарстанда синоптиклар 8 гыйнварда болытлы һәм карлы һава торышын фаразлый. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда буран һәм бозлавык көтелә.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 6-11 метр тизлек белән, урыны белән секундына 15-17 метр тизлек белән. Һава температурасы 0...-5 градус көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы була.

Читайте на сайте