World News in Tatar

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан һәм бозлавык турында искәртә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә татарстанлыларга 9 гыйнварда көтелгән томан һәм бозлавык вакытында үзләрен ничек сакларга кирәклеген искәрттеләр.

Машина йөртүчеләргә ерак араларга йөрмәскә һәм артык маневрлар ясамаска киңәш иттеләр. Автомобиль сөючеләргә томан дистанцияне кабул итүне бозып күрсәтүен истә тотарга кирәк. Бу очракта гадәттәгедән акрынрак бару, башка машиналарга кадәр зурайтылган араны тоту һәм максималь салмак тормозга басу яхшырак.

Җәяүлеләргә шулай ук аеруча уяу булырга кирәк, бигрәк тә юлларны кичкәндә яисә машина юлы янәшәсендә булганда, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте