«Халык тавышы» һәм әдәби телне булдыручы: ни өчен Тукай – «безнең һәр нәрсәбез»
«27 яшен дә тутыра алмаган шагыйрь халыкка өч гимн калдырган»
Бөтендөнья татар конгрессы 2026 елны Габдулла Тукайга багышлый. Аның образы бөтен татар халкы өчен төп образларның берсенә әверелде, аның фамилиясе татарларда «Аллаһ» һәм «әни» белән беррәттән иң популяр сүзләр исемлегендә, дип сөйләде «Татар-информ»га Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина.
«Тукай – халык тавышы. Татар халкының гимны булган «Туган тел» шигырен без барыбыз да беләбез. Әмма аның татар мәдәнияте өчен гимн булган башка әсәрләре дә бар. Мәсәлән, татар актерлары Тукай Казанга килгәч язган «Театр» әсәрен үзләренең гимны дип саный. Тагын бер мөһим шигырь – «Китап». Тукай китапның бәхетле кеше тормышында иң мөһим әйбер булуын күрсәтә», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев
27 яше тулганчы үлеп киткән Габдулла Тукай халыкка өч гимн калдырган. Һәм ул кешене игелекле, тәрбияле, белемле итә торган, буыннан-буынга төп әхлакый, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне - телне, сәнгатьне һәм китапны тапшыра торган нәрсәләргә дан җырлый, дип ассызыклады Тябина.
Туристлар еш кына аңардан ни өчен Казанда Тукай исеме белән аталган объектлар шулкадәр күп дип сорый: аэропорт, үзәк мәйдан, филармония. Җавап, аның сүзләренчә, гади:
«Чөнки Тукай – безнең татар Пушкины. Хәер, мондый чагыштыруны кабул итмәүче татарлар да бар. Алар, Тукай - ул Тукай, дип саный», – дип елмая музейның өлкән фәнни хезмәткәре.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Ул шагыйрьнең үзен рус классиклары белән бер рәткә куйганын искә төшерә. «Җавап» шигырендә ул болай дип язган:
Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул,
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
«Моның белән ничек килешмәскә мөмкин? Чөнки Тукайның иҗаты - аның тормыштан алган тәэсирләре: ул кичергән, аны борчыган нәрсәләр. Мөгаен, татарның дөньяга карашын һәм менталитетын аңлау өчен аның әһәмияте дә шунда. Пушкин – рус халкы һәм рус әдәбияты символы булса, Тукай – татар халкы символы. 1906 елгы «Үз-үземә» шигырендә ул «Татар бәхете өчен мин җан атармын» дип яза. Ягъни: «Мин татар өчен җанымны, гомеремне бирергә әзер». Тукай - ул рухи, әхлакый символ. Аның тормышы - җиңү, рух көче һәм язмыш борылышларына җайлашу үрнәге, аның тормышы - көрәш», - дип сөйләде Лена Тябина.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Аның әсәрләрен һәркем укый – балалар да, өлкәннәр дә»
Габдулла Тукай әсәрләре вакытка бәйсез иҗатка әйләнде: ул һәрвакыт актуаль булып кала. Аны төрле яшьтәге кешеләр аңлап укый, дип дәвам итте музейның өлкән фәнни хезмәткәре.
«Тукай иҗатын вакытка бәйсез дип атарга була. Аның әсәрләренең яше юк: аның теләсә кайсы әсәрен яшькә бәйсез рәвештә укырга һәм аңларга мөмкин – әлбәттә, уйланып укыганда. Габдулла Тукайны балалар да, өлкәннәр дә укый. Шагыйрь йөз елдан артык элек язган, әмма аның шигырьләре, аның фикерләре, чынбарлыкны аңлау, хис-кичерешләрне тасвирлавы әлегә кадәр актуаль», - дип аңлатты ул.
Тукайның беренче шигырьләрен аңлау җиңел булмый, алар фарсы, гарәп һәм төрек алынмаларына бай булган. Әмма өч-дүрт елдан соң шагыйрьнең лексикасы бик нык үзгәрә, аның әсәрләре мәдрәсәдә укымаганнарга да аңлаешлы була башлый. Аның әдәби көче әнә шуннан гыйбарәт. Ул халык, аның һәм үзенең хисләре турында яза. Тукай үзенең әсәрләрен мәхәббәт, сагыш, тирән патриотизм хисе, ә кайчак юмор яки сарказм белән яза, дип уртаклашты Тябина.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Тукай – Каюм Насыйридан соң заманча татар әдәби телен булдыручыларның берсе», - дип ассызыклый ул.
Тукайны һәркем белә: аның турында бик күп мәгълүматны интернет киңлекләрендә табып була. Әмма аны чын-чынлап аңлар өчен, аның әсәрләрен төрле яшьтә һәм кабат-кабат укырга кирәк, дип киңәш итә ул.
«Мин аны тулысынча укырга киңәш итәм: 1903 елда язылган беренче юлыннан алып, Клячкин хастаханәсендә җибәргән соңгы хатларына кадәр. Һәркемнең үз Тукае. Ләкин аны түбәтәй белән төшкән атаклы фотографиясендәге кебек идеаль кеше буларак кабул итәргә ярамый. Ул яраткан, газапланган, ачуланган гади кеше була», - дип йомгаклады Лена Тябина.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Милли китапханә: Тукай китапларына ихтыяҗ һәрвакыт югары булып кала
Тукай әсәрләренә бүген дә ихтыяҗ зур, дип сөйләде безгә Татарстан Милли китапханәсе директоры урынбасары Элина Ямалетдинова.
«Китап чыгаруның иң югары ноктасы шагыйрьнең 135 еллыгына туры килде (2021 ел, – искәрмә. Т-и) һәм 1,3 мең берәмлектән артып китте. Безнең хезмәткәрләр әзерләгән һәм шагыйрьнең 120 еллыгына рәсми сайтта урнаштырылган «Габдулла Тукай» биобиблиографик белешмәлегенә мөрәҗәгатьләр саны 2025 елда 470 меңнән артып китте», - дип уртаклашты ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Тукай исән чагында аның 22 исемдә 46 китабы дөнья күрә. Шуларның 19ын Татарстан Милли китапханәсендә табып була, дип өстәде ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин.
«Шагыйрьнең китапханә фондларында сакланган иң беренче басмасы - 1907 елда бертуган Шәрәфләр нәшриятында «Шигырьләр китапханәсе» сериясендә чыккан «Габдулла Тукай шигырьләре» дигән кечкенә шигырьләр җыентыгы. Ул «Шүрәле» поэма-әкияте белән ачыла», – диде ул.
Шулай ук китапханә фондларында 1933 елда Токиода гарәп графикасында басылган «Габдулла Тукай мәҗмугаи асарыннан җидди шигырьләр» китабын һәм 1914 елда, шагыйрь үлгәннән соң, Җамал Вәлиди әзерләгән һәм бастырган Тукай әсәрләре җыентыгын да табарга була. Китап үз эченә шагыйрьнең биографиясен һәм әсәрләрен, уникаль фотосурәтләрне ала.
Фото: © ТР «Беренчеләр хәрәкәте» тәкъдим итте
«Ул үз заманының хипстеры була»
Вәлиди чыгарган җыентыкны бастыру өчен килешүне Тукай үләр алдыннан, Клячкин хастаханәсендә булганда төзи. Бу басмада беренче тапкыр татар фольклоры герое Шүрәле визуализацияләнә. Сүз уңаеннан, рәсем авторының исемен әлегә кадәр ачыклый алмадылар - ул бары тик «Б.Э.» имза-монограммасын гына калдырган.
Бу һәм тагын 11 иллюстрацияне ТР Милли китапханәсендә 11 гыйнварга кадәр уза торган «Кытыклы-мытыклы, яки Шүрәле иллюстрациясенең кыскача тарихы» күргәзмә-инсталляциясендә күрергә мөмкин. Аны «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Смена» заманча мәдәният үзәге һәм ТР Милли китапханәсе ярдәмендә оештырды.
Фото: © ТР «Алдынгылар хәрәкәте» тәкъдим итте
«Күргәзмәне әзерләгәндә без «Шүрәле» иллюстрациясе тарихына бәйле тикшеренүләргә һәм хезмәтләргә мөрәҗәгать иттек. Күргәзмә Тукайның поэмасында төрле рәссамнарның әлеге серле образны ничек интерпретацияләүләрен генә түгел, ә тулаем һәм аерым алганда татар графикасының үсешен дә күрергә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты күргәзмәнең кураторы, нәшир, «Смена « заманча мәдәният үзәгенә нигез салучы һәм программа директоры Кирилл Маевский.
Татарстандагы «Алдынгылар хәрәкәте»нең Габдулла Тукай белән аерым элемтәсе бар. Оешма йорты шагыйрь гомеренең соңгы атналарын үткәргән элеккеге Клячкин хастаханәсе бинасында урнашкан, дип өстәде «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы җитәкчесе урынбасары Диләрә Галиева.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Беренче катта аның палатасы булган бүлмә урнашкан, анда аның янына дуслары, язучылар, тәрҗемәчеләр килгән. Бу яшь буынның, яшүсмерләрнең игътибарын Тукайга һәм аның иҗатына юнәлтү өчен актуаль һәм кызыклы алымнар табу мөһим икәнлеге турында уйларга өстәмә этәргеч булды», – диде ул.
11 гыйнвардан соң күргәзмә Татарстан районнары буйлап сәяхәтен башлый. Хәрәкәтнең оптимистик планнары буенча ул республикадан читкә дә чыгачак.
Фото: © ТР «Алдынгылар хәрәкәте» тәкъдим итте
«Күргәзмә Тукайга яңача карарга мөмкинлек бирә. Дәреслек битләреннән безгә карап торган образга караган кебек түгел, ә ирекле кешегә, бәлки, хәтта үз чорының хипстерына караган кебек. Шүрәле образы моны мөмкин кадәр яхшырак эшләргә мөмкинлек бирә. Аның сатирик әсәрләренең бер өлешен – фельетоннар, памфлетлар һәм пародияләрне – «Шүрәле» дип имзалаганын бик азлар белә. Шуңа күрә бу мифик персонажда Тукайның үзе дә бар дип әйтергә була», - ди Галеева.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татар-информ», Арсений Кәримов