World News in Tatar

Социаль фондның Татарстан бүлегендә эшләүче ата-аналар өчен яңа түләү хакында сөйләделәр

2026 елда яңа ярдәм чарасы барлыкка киләчәк. Бу - ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга ел саен бирелә торган гаилә түләве. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Яңа елда яңа ярдәм чарасы – ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга ел саен бирелә торган гаилә түләве барлыкка киләчәк. Ул ата-аналар рәсми рәвештә эшли, салым түли һәм бер кешегә бер ярым яшәү минимумыннан да артып китмәгән керемнәре булган гаиләләр өчен каралган», - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук 2026 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре индексацияләнде, ә 2026 елның 1 февраленнән, узган елгы инфляцияне исәпкә алып, социаль пособиеләр арттырылачак. Бу балалы гаиләләр ала торган төп түләүләргә кагыла.

Читайте на сайте