World News in Tatar

Россия 2025 елда Европа берлеге илләренә газ сату күләме буенча дүртенче урынны алды

2025 елда Россия Европа берлеге илләренә газ сату күләме буенча дүртенче баскычта урнашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы BRUEGEL Ауропа аналитик үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Узган ел Россия Европа берлеге илләренә 38 миллиард кубометрга якын газ саткан. Шул ук вакытта, газны күбесенчә Норвегия (97,1 миллиард кубометр), АКШ (82,9 миллиард кубометр) һәм Алжир (38,6 миллиард кубометр) сатып алган.

Тулаем алганда, 2025 елда Европа берлеге илләренә 313,6 миллиард кубометр газ сатылган, бу 2024 ел белән чагыштырганда 5,3 процентка күбрәк.

Читайте на сайте