World News in Tatar

Полиция хезмәткәрләре кинология үзәгендә булырга хыялланган малайның теләген үтәде

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте

Бүген Искәндәрнең - кинолог-полицейскийлар эше белән танышырга һәм үзен чын герой итеп тоярга теләгән кечкенә малайның хыялы тормышка ашты. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел алдыннан ул Кыш бабайга хат яза, хатында Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең кинология үзәгендә булып, этләрне ничек өйрәтүләрен күрергә теләвен әйтә.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте

Полиция хезмәткәрләре «Игелекле Казан» хәйрия фонды белән берлектә «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Искәндәргә экскурсия оештырды. Аны үзәктә Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең кинология хезмәте башлыгы, полиция өлкән лейтенанты Айнур Миңнуллин каршы алды. Ул малайга үз бүлекчәсенең эше һәм этләрне эчке эшләр органнары өчен әзерләү турында сөйләде.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте

Искәндәрнең Ворон кушаматлы немец овчаркасы белән танышуы экскурсиянең иң дулкынландыргыч мизгеле булды.

Моннан тыш, малай полиция автомобиле кабинасында утырды, махсус сигнал җайланмасыннан файдаланды һәм хәтта кинолог жилетын да киеп карады. Боларның барысы да аңа үзен чын полицейский итеп тоярга мөмкинлек бирде.

Очрашу азагында тәртип сакчылары Искәндәрне Яңа ел белән котлады һәм аңа татлы күчтәнәчләр тапшырды. Малайның әнисе аның улы өчен оештырылган җылы очрашу өчен полицейскийларга рәхмәт белдерде.

Читайте на сайте