World News in Tatar

Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Килиманджаро тавына менгән

Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов дөньядагы иң биек нокталарның берсенә — Килиманджаро тавына менгән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр итте, дип яза «Татар LIFE» сайты.

«Менә ул максатчанлык, рухи көч һәм эчке дисциплина үрнәге. Үз-үзеңә ышану һәм үзеңне камилләштерү юнәлешендә эшләүнең чикләре юк — яшь буенча да, географик яктан да. Салих хәзрәт, илһамыгыз өчен рәхмәт!» — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры.

Читайте на сайте