Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә балалар өчен тәрбия курслары оештырылды
Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә кышкы каникуллар вакытында балалар өчен дини тәрбия, ял сәгатьләрен берләштергән атналык оештырылды. Бу хакта «Баулы-информ» сайты хәбәр итә.
Мондый атналыклар һәр каникул саен үтә. Аны авыл мәчетенә йөрүче аксакаллар, абыстайлар, авыл клубы, китапханә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре бергәләп күңелле итеп уздыра.
Мәчеттә оештырылган курсларның һәр минуты вакытны төгәл һәм файдалы итеп үткәрүгә корылган.
«Малайлар һәм кызлар өчен уеннар, викторина, башваткычлар, дини гыйлем алу, кыска аятьләр, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү дә каралган. Балаларны кайнар аш белән сыйлыйбыз, ә кайтып киткәндә күчтәнәчләр биреп җибәрәбез», - дип сөйләде авыл имамы Камил Шәмсуаров.
Имам сүзләренчә, каникуллар вакытына карап, унар бала да, утызар бала да мәчет яны курсларына йөри.