World News in Tatar

Татарстанда бүген -10 градуска кадәр салкын һәм бераз кар көтелә

Татарстанда бүген, 10 гыйнварда, көндез болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәгемәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез республикада явым-төшем урыны белән генә булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исәчәк, дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк. Төбәкнең көнчыгыш өлешендә аязганда -16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез термометр баганалары -5..-10 градус күрсәтәчәк.

Республика юлларында бозлавык саклана.

Читайте на сайте