World News in Tatar

Казанда яшәүче ир-ат кызыл уылдык сатып алганда мошенниклар корбаны булган

Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-ат уылдык сатып алмакчы булган һәм мошенникларга юлыккан.

Ул мессенджерларның берсендә яхшы тәкъдим очраткан. Сатучы белән язышканнан соң, аны ябык чатка өстәгәннәр. Чатта ир-атка уылдыкка заказ бирү өчен бөтен сумманы алдан түләргә кушканнар. Ул алты мең сумнан артык акча күчергән. Шуннан соң сатучы элемтәгә чыкмый башлаган. Мошенниклар корбаны булуын аңлап, зыян күрүче полициягә гариза язган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә шәһәр халкын уяу булырга чакырдылар. Казанлыларга таныш булмаган кешеләргә парольләрне һәм карта реквизитларын хәбәр итмәскә, шулай ук тикшерелгән сатучылар белән генә хезмәттәшлек итәргә киңәш иттеләр.

Читайте на сайте