World News in Tatar

Тукай районы Шилнәбаш авылы китапханәсе «Тукайны бергәләп укыйбыз» проектына кушылды

Татарстан Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектын башлап җибәрде. Тукай районы Шилнәбаш авылы китапханәсе пөоектка кушылды. Бу хакта «Якты юл» газетасы хәбәр итте.

Шилнәбаш авылы китапханәсе Тукай районында беренчеләрдән булып әдәби очрашулар циклын башлап җибәргән.

Авыл китапханәсе мөдире Гөлнара Шәмгун кызы һәм татар теле укытучысы Резеда Мулланур кызы «Бөек шагыйрь Габдулла Тукай» дигән кызыклы китап күргәзмәсе әзерләгән. Чарага балалар һәм әти-әниләр чакырылган. Укучылар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укыган.

Читайте на сайте