World News in Tatar

Счетчиклары булмаган фатир хуҗалары салкын су өчен ике тапкыр күбрәк түләячәк

Счетчиклар урнаштырмаган, алыштырмаган яки тикшертмәгән фатир хуҗалары салкын су өчен ике тапкыр күбрәк түләячәк. Бу хакта Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Индивидуаль исәпләү приборлары булмаган өчен финанс җаваплылыгын икеләтә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде.

РФ Хөкүмәтенең 2025 елның 25 ноябрендәге 1871 номерлы карары нигезендә салкын су белән тәэмин итү өчен түләүне исәпләү кагыйдәләре үзгәрде: счетчиксыз фатирлар өчен коэффициент 1,5 тән 3 кә кадәр арттырылды. Элек милекче исәпләү приборы булмаган өчен бер ярым тапкырга күбрәк түли иде, хәзер – өч тапкырга күбрәк.

Казанда бу болайрак: ванналы һәм газ колонкалы фатир хуҗалары бер кубометр салкын су өчен 464,5 сум урынына 928,9 сум түләячәк. Душ белән җиһазландырылган 1500-1700 мм озынлыктагы ванналы йортларда тариф бер кешегә 348,9 сумнан 698,7 сумга кадәр артачак.

Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин итү системасы һәм төзекләндерүгә таләпләр югары булган 12 каттан югарырак күпкатлы йортларда яңа тариф бер кешегә 765,2 сум тәшкил итәчәк (элек 382,6 сум). Шул ук вакытта әгәр фатирда биш кеше теркәлгән булса, сумма пропорциональ рәвештә арта.

Счетчик урнаштыру техник яктан мөмкин булмаган торак хуҗаларына югары коэффициент кагылмый. Торак инспекциясе өчләтә түләүләрне булдырмас өчен исәпләү приборын урнаштырырга кирәклеген искәртә.

Читайте на сайте