World News in Tatar

Казанда алдагы төндә берничә муниципаль парковканы кардан чистартачаклар

Бүген төнлә Казанда транспортның куркынычсыз һәм тоткарлыксыз хәрәкәтен тәэмин итү өчен муниципаль түләүле парковкаларны кардан чистартачаклар. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Машина йөртүчеләрдән автомобильләрен алдан ук башка урыннарга күчереп куюларын сорыйлар.

21:00 дән 5:00 сәгатькә кадәр кар җыю техникасы Бондаренко урамындагы 195 нче зонадагы парковкада эшләячәк. 21:00 дән 6:00 сәгатькә кадәр Батурин, Дзержинский, Бутлеров, Ульянов-Ленин һәм Борхан Шаһиди урамнарындагы парковкаларны кардан чистарту эшләре планлаштырыла.

Шәһәр халкына сәфәрләрне алдан планлаштырганда һәм парковка өчен урын сайлаганда җыештыру графигын исәпкә алырга киңәш итәләр.

Читайте на сайте