World News in Tatar

Татарстанда бүген кар, буран һәм бозлавык булачак

Татарстанда бүген урыны белән кар явуы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал.

Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава температурасы -8.. -13 градус, көндез -3.. -8 градус салкын булачак.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре фаразлана.

Читайте на сайте