World News in Tatar

Узган шимбәдә Буада елның беренче пары никахын теркәде

10 гыйнвар көнне Буада елның беренче пары никахын теркәде, дип хәбәр итә «Байрак» газетасы.

Зилә Гайнуллина һәм Данир Мәдишев 2026 елның башында законлы никахка кергән беренче пар булдылар.

Таныклык тапшыру тантанасына парның барлык туганнары һәм якыннары җыелды. Яшьләрне котларга Буа районының башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов килде. Ул яшьләрне котлады һәм гаиләләренә бәхет теләде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте