Россиядә иң өлкән кешеләрнең берсе булган Нәфизә Жарылгапова 112 яшендә вафат булган
Россиянең иң өлкән кешеләренең берсе Нәфизә Жарылгапова 112 яшендә Казахстанда вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына казахларның «Ак ЖОЛ» («Якты юл») милли-мәдәни автономиясе – Самара төбәк иҗтимагый оешмасында хәбәр иткәннәр.
Оешманың рухи-мәдәни агарту юнәлеше җитәкчесе Ерулат Сагандыков сүзләренчә, соңгы көннәрен ул Казахстанда туганнарында үткәргән.
Нәфизә Исламбәк кызы 1914 елның 1 июлендә казак гаиләсендә туа. Гомеренең күп өлешен ул Оренбург өлкәсендә уздыра, ә берничә ел элек оныгының гаиләсе белән Самара өлкәсенә күченгән була.