World News in Tatar

Яңа ел каникулларында Казанга 200 меңнән артык турист килгән

Узган елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан башкаласында 200 меңнән артык турист булган. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, туристларның яшәү, туклану өчен һәм төрле чараларда һәм мәйданчыкларда тоткан чыгымнары 1,5 млрд сумнан артык тәшкил иткән.

Шавлиашвили сүзләренчә, бәйрәмнәрдә шәһәр кунакханәләренең тулылыгы уртача 60 процент тәшкил иткән, ә 3 һәм 4 гыйнварда бу күрсәткеч 90 проценттан артып киткән.

Читайте на сайте