World News in Tatar

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 718 миллион сумга кадәр артачак

Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме быел 718 млн сумга кадәр артачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Федераль катнашы булган фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме алымнары үзгәрә, кайбер программалар төгәлләнә, әмма яңа юнәлешләр кертелә», - дип сөйләделәр ведомствода.

Шулай итеп, барлык фермерларга грантлар бер елдан артык эшчәнлек алып бару шарты белән биреләчәк. Грант күләме, проектны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән үз акчаларының күләменә карап, 5 млн сумнан 30 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

«Мәсәлән, 10 процент күләмендә үз акчаларыңны керткәндә грант 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк, 20 процент булганда – 8 млн сум, 30 процент булганда – 15 млн сум, 40 процент булганда – 30 млн сумга кадәр», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз агробизнесын ачуга грант ярдәме каралган. Грант күләме - 7 млн сумга кадәр.

Читайте на сайте