World News in Tatar

Песошин: 300 елдан артык прокуратура органнары җәмәгать иминлеге сагында тора

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәте исеменнән республика прокуратурасы органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Менә инде өч гасырдан артык прокуратура органнары дәүләт һәм җәмәгать иминлеге, шулай ук илебез гражданнарының конституцион хокуклары һәм ирекләре сагында тора», – дип билгеләп үтте ТР Министрлар Кабинеты башлыгы.

Алексей Песошин сүзләренчә, прокуратура хезмәткәрләренә хас югары профессионализм, принципиальлек һәм батырлык, намуслылык һәм бурычка тугрылык Россия дәүләтчелеген ныгытуга һәм хокукый җәмгыятьне үстерүгә ярдәм итә.

«Республика җитәкчелеге сезгә фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә Ватаныбыз хакына яңа җаваплы бурычларны уңышлы үтәячәгегезгә ышаныч белдерә", - дип ассызыклады ул.

«Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер телим», – дип йомгаклады Алексей Песошин.

Читайте на сайте