World News in Tatar

Татарстанда төбәк юлларында 340 машина кар чистарта

Хәзер Татарстанда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, ә төнлә аларда 215 машина кар чистарткан. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер тәүлектә 3090 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 34 тонна тоз тотылган.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, елгалар аша күперләрдә һәлакәтләр юк, дип билгеләделәр профильле ведомствода.

Шул ук вакытта министрлыкта машина йөртүчеләрне юллардагы бозлавык аркасында игътибарлы булырга сорыйлар.

Төбәк трассаларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, ведомство үзләренең тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенең 8 (843) 291-91-91 телефонына шалтыратырга куша.

ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, бүген Татарстанда кар явачак, урыны белән көчле. Кайбер районнарда бураннар булуы ихтимал. Бозлавыктан тыш, көндез юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Читайте на сайте