Володин MAX куллануның мөһим плюсларын атады
РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында MAX платформасын куллануның мөһим плюсларын санап чыкты.
Депутат билгеләп үтүенчә, гражданнар белән элемтә өчен төрле социаль челтәрләр бар, мәсәлән, «Вконтакте» һәм «Одноклассники», һәм хәзер моның өчен илкүләм мессенджерны куллану мөмкинлеге барлыкка килде, дип өстәде.
«Һәм бу бик дөрес. Әгәр дә без үзебезнең милли продуктны булдырмасак һәм соңыннан кулланмасак, һәрвакыт бәйле булачакбыз. Һәм, әлбәттә, MAX ярдәм итә», - дип уртаклашты сәясәтче.
Володин мессенджерда постларга шәрехләр калдыру мөмкинлеге ачылуын көтүен әйтте.