Азат Җиһаншинны ТР Экология министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр
2026 елның беренче эш көнендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министр – Азат Җиһаншинны тәкъдим иттеләр. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды. Коллективка яңа җитәкчене ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
«Билгеләнү кадрлар үзгәрешенең бер өлеше булды: Азат Җиһаншин вазифасында Александр Шадриковны алмаштырды, ул бүгенге көннән федераль ведомствоның төп бүлекчәләренең берсе – РФ табигый байлыклар һәм экология министрлыгының Су ресурслары өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры вазифасына кереште», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Азат Җиһаншин элегрәк экология мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнгән иде. Ул Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе һәм ТР Дәүләт Советының профильле комитеты әгъзасы иде.