Мамадышта авылларны кышын юлларны чистарту техникасы белән тәэмин итү эшенә нәтиҗә ясалды
13 гыйнварда Мамадыш районында авыл җирлекләрен кышын юлларны чистарту өчен техника белән тәэмин итү инициативасы гамәлгә ашырыла башлауга төгәл бер ел тула. Бер ел элек район башлыгы Вадим Никитин карары белән 15 авыл территориясе юлларны кардан чистарту өчен отваллар белән тәэмин ителде. Шулай ук профессиональ механизаторлар штаты формалаштырылды. Бу җирлек башлыкларын махсус техника белән идарә итү бурычыннан азат итте.
Бер елда программа үзенең нәтиҗәлелеген хисапларда гына түгел, көндәлек практикада да исбатлады. Җирлек башлыклары билгеләп үткәнчә, элек авылларда техника булмау сәбәпле, даими нигездә кыенлыклар килеп чыга торган булган.
«Элек, техника һәм машина йөртүче булмаганда, гел кемнедер эзләргә, үгетләргә, техниканы арендага алырга туры килә иде. Үзара салым акчаларын шундый чыгымнарга юнәлтергә туры килә иде, ә ул акчаларга, мәсәлән, юлларга вак таш салырга булыр иде. Хәзер без ягулыкка һәм ремонтка гына акча тотабыз, юлларга вак таш җәюгә һәм башка төзекләндерү эшләренә күбрәк акча юнәлтә алабыз», - дип сөйли җирлек башлыклары.
Халык та уңай үзгәрешләрне билгеләп үтә. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында инцидент-менеджмент системасына авыл кешеләреннән юлларны чистартуга карата бер генә шикаять тә килмәгән.
Бу уңышлы тәҗрибәне киңәйтергә карар кылдылар: якын арада Мамадыш районының тагын 11 авылына кышын юлларны чистарту өчен махсус техника биреләчәк.
Фото: Мамадыш районы матбугат хезмәте.