World News in Tatar

Яңа ел төнендә Казанның ачык бәйрәм мәйданчыкларына 55 мең кеше килгән

Яңа ел төнендә Казан гаилә үзәге янындагы һәм Черек күл паркындагы ачык мәйданчыкларга 55 мең кеше килгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

«Яңа ел төнендә Казан гаилә үзәге янындагы мәйданчыкка 30 мең кеше, Черек күлдәге шугалакка 25 мең кеше килгән. Яңа ел чорында барлык планлаштырылган чаралар да диярлек үткәрелде. «Буран» планы игълан ителгән вакытта гына чаралар үткәрелмәде», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәрендә казанлылар арасында иң популяр мәйданчыклар Казан гаилә үзәге, Казан Кремле, Черек күл паркы, Серов урамындагы бульвар һәм «Елмай» балалар паркы булган.

Читайте на сайте