Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 12 кеше алкоголь белән агуланган
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның 12 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хисап чорында химик этиологияле кискен агулануның 89 очрагы теркәлгән. Химик агулану очраклары ир-атлар арасында ешрак, хатын-кызлар арасында сирәгрәк булган.
29 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр теркәлгән агулану очракларының күбесе алкоголь куллану белән бәйле (38 процент) булган. 5 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәрге чорга килгәндә, агуланулар даруларны дөрес кабул итмәү аркасында булган (55,5 процент). Калган өлеш – бәхетсезлек очраклары һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыккан агуланулар.