World News in Tatar

Татарстанда 11 айда 375 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән

Татарстанда 2025 елның беренче 11 аенда 375 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу 2024 елның гыйнвар-ноябрь айлары белән чагыштырганда 7,2 процентка күбрәк. Шул хактагы мәгълүматларны Татарстанстат республиканың социаль-икътисади хәле турында бастырылган докладта хәбәр итә.

2025 елның гыйнвар-ноябрь айларында ит өчен үстерелгән терлек һәм кош-корт күләме 457 мең тонна тәшкил иткән ( +3,4 процент), сөт – 2,2 млн тонна (+3,6 процент), йомырка – 1,5 млрд данә (+2,1 процент).

Читайте на сайте