"Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде"."Баймак эше" фигуранты Вәлләм Моталлапов тарихы
2025 елның мартында Оренбур шәһәренең Үзәк район мәхкәмәсе Башкортстанның Баймак районында туып-үскән, күп балалы ата Вәлләм Моталлаповка өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасы чыгарды. "Баймак эше" буенча хөкем ителгән күпләр кебек үк, аңа да "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм куәт оешмалары вәкилләренә "көч куллану" маддәләре тагылды. "Idel.Реалии" Моталлаповның — гади авыл кешесе һәм дүрт балигъ булмаган бала атасының — язмышы турында сөйли.
"Кар чистарту һәм юлларны тигезләү эше туктатылды"Башкортстанның Баймак районы Буранбай авылында яшәүче, 29 яшьлек Вәлләм Моталлаповның куәт оешмалары вәкилләре тарафыннан тоткарлануы турында 2024 елның 10 февралендә билгеле булды.
"Абыйны — Моталлапов Вәлләм Әнвәр улын (гаиләдә бердәнбер туендыручыны) 09.02.2024 көнне тоткарладылар, Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше белән гаеплиләр, — дип язды аның туганнарының берсе. — Хатыны бала карау ялында, гаиләдә дүрт кечкенә бала."
"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр иткәнчә, "полиция килгән чакта Моталлапов өйдә булмаган": "Куәт оешмалары вәкилләре аның хатынына ире белән сөйләшергә теләүләрен әйткән, һәм ул иренә шалтыраткан. Вәлләм өйгә кайткач, аны шунда ук тоткарлаганнар".
Соңрак Моталлаповның хатыны Лилия Би-Би-Синың урыс хезмәтенә болай дип сөйләгән: "Полиция хезмәткәрләре, ирем белән бүлеккә барып, аңлатма гына язачакбыз да, аны чыгарып җибәрәчәкбез, диделәр".
Шул ук көнне — 9 февральдә — Баймак район мәхкәмәсе хөкемдары Александр Зәйдуллин Моталлаповны Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе 6.1 өлеше нигезендә гаепле дип тапты ("Рөхсәтсез җыелышта, митингта, демонстрациядә, йөрештә яки пикетта катнашу, нәтиҗәдә тормышны тәэмин итү, транспорт яки социаль инфраструктура, элемтә эшенә, җәяүлеләр һәм (яки) транспорт хәрәкәтенә киртә тудыру").
Дәлил итеп, мәхкәмә "Баймак коммуналь хуҗалыгы" муниципаль оешмасының хатына таянды. Анда 17 гыйнварда "район мәхкәмәсе бинасы янында күп кеше катнашында узган чаралар аркасында кар чистарту һәм юлларны грейдерлау эшләре туктатылды" диелгән. Моннан тыш, полиция эш материалларына Баймакта яшәүче бер хатынның гаризасын да теркәгән. Аның сүзләренчә, митинг аркасында ире "балаларны мәктәпкә илтеп куя алмаган".
Мәхкәмә карарында Вәлләм Моталлаповның "гаебен танывы, кылган эшенә үкенүе" язылган иде. Аны сигез тәүлеккә кулга алдылар. Берничә көннән соң ирне Уфага этап белән озаттылар.
12 февральдә Уфаның Октябрь район мәхкәмәсе хөкемдары Тимур Баһаутдинов тикшерү үтенече буенча Моталлаповны "Баймак эше" кысаларында сак астына алу турында карар чыгарды.
"9 июньдә иремне алып киткәнгә дүрт ай була, — дип язды Лилия Моталлапова 2024 елның май ахырында. — Дүрт ай эчендә ниләр генә булмады. Ул ике ярым айны СИЗОда ялгыз камерада уздырды, бары апрель ахырында гына уртак камерага күчерделәр… Март башында безнең өйдә мич эшләмәде. Аллага шөкер, өйгә янкормада җылыткыч бар иде, кышны шунда үткәрдек. Әтиләренең кайтуын көттек, әмма 1 апрельдә мәхкәмә утырышы булды да, аны 17 июньгә күчерделәр".
Июльдә Моталлаповның туганнары аны сак астында тоту 2024 елның 17 сентябренә кадәр озайтылуын хәбәр итте.
"Күп балалы атаның тик утырырга вакыты юк"Вәлләм Моталлапов 1995 елның 20 мартында Башкортстанның Баймак районы Буранбай авылында дөньяга килә.
— Вәлләм — әти-әнисенең өлкән улы, — дип сөйләгәннәр "Idel.Реалии"га, исемнәрен атамыйча, аны яхшы белгән активистлар. — Ул бик иртә, 18 яшендә өйләнде, хәзер гаиләсендә инде дүрт бала үсә. Гомеренең диярлек бөтен өлешен гаиләсе белән Буранбайда үткәрде. Тугызынчы сыйныфтан соң Баймактагы Зауралье агросәнәгать көллиятенә укырга керде, анда механизатор һөнәрен үзләштерде. Колхозда тракторчы, көтүче булып эшләде, аннары ике елдан артык Себердә вахтада хезмәт итте. Кире кайткач, үз тракторында үзенә эшләп йөрде — кемгәдер утын ташыды, кемгәдер печән әзерләшергә ярдәм итте.
Редакция әңгәмәдәшләре авылда Моталлаповны "яхшы күңелле, ярдәмчел, кешеләргә һәрчак кул сузарга әзер кеше" буларак белүләрен әйтте.
"Вәлләм инде берничә ел урман кисү участокларында эшли, утын белән авылдашларын да, күрше авыл кешеләрен дә тәэмин итә, — дип яздылар активистлар. — Җәен печән чаба, кышын кар чистарта: күпбалалы атаның тик утырырга вакыт юк".
Вәлләм Моталлапов кулга алынгач, аның гаиләсе бердәнбер туендыручысыннан мәхрүм калды.
"Дүрт бала атасы инде биш ай буе СИЗОда утыра, — дип яздылар 2024 елның июлендә Моталлаповлар гаиләсенә ярдәм итүче активистлар. — Бу вакыт эчендә кече улына бер яшь тулды, ул тәүге адымнарын ясады һәм беренче сүзен әйтте: ‘Атай’ (әти)".
Активистлар хәбәр иткәнчә, Моталлаповларның олы кызларына ун яшь, икенче кызларына — сигез, ә тагын бер улларына — ике ярым яшь.
"Аның хатыны өчен авылда эш юк, ул кече балага пособие ала", — дип язды 2025 елның февралендә Моталлаповлар гаиләсе турында Би-Би-Синың рус хезмәте.
— Өч яшькә кадәр пособие бирәләр, аннан соң ни булыр — белмим, — дигән Лилия Моталлапова басмага. — Бәрәңге утыртабыз, кишер, чөгендер чәчәбез, кош-корт алабыз — казлар, бройлерлар. Икмәкне үзем пешерәм. Мал-туар да бар: сарыклар, ике сыер — гаилә шулар белән туклана.
"Лилия Моталлапова балалар белән СИЗОга күрешүгә барды, — дип язды Би-Би-Синың рус хезмәте. — Анда берьюлы өч кешене генә кертәләр, ә Вәлләм аннан кече малайларны алып килүен сораган: аларның ничек үскәнен күрәсе килгән".
— Олысы әтисен таныды, — дип сөйләде гаепләнүченең хатыны. — Кечесе башта карап торды, аннары олы абыйсын кабатлап, әтисе янына керү өчен пыялага шакый башлады. Әтисен малайның күз алдында алып киткәч, ул елап җибәрде.
Гаепләүнең нечкәлекләре тәки ачыкланмый калды2024 елның сентябрь башында Вәлләм Моталлапов эше һәм "Баймак эше" нигезендә тагын өч гаепләнүче — Зәки Ильясов, Илназ Мәхмүтов һәм Айдар Йосыпов эшләрен Оренбурның Үзәк район мәхкәмәсенә карауга җибәрүләре билгеле булды.
Аларга каршы мәхкәмә процессы 2024 елның декабрендә башланды һәм ябык рәвештә узды. Мәхкәмә сайтына куелган эш карточкасында гаепләнүчеләрнең дә, аларның яклаучыларының да исем-фамилияләре яшерелгән иде. Эшне хөкемдар Руслан Әбдрәшитов карады.
Гаепләнүчеләрнең туганнары мәхкәмә барышы турында берни сөйләмәде. Гаепләүнең төгәл нигезләре, вак-төяк нечкәлекләре шулай да билгесез булып калды.
2025 елның февралендә БСТ каналында чыккан "Башкорт милләтчелегенең анатомиясе. Баймак фаҗигасе" дигән пропаганда фильмындa мәхкәмә утырышларының берсеннән өзекләр күрсәттеләр. Хөкемдарның "булган вакыйгаларга үкенәсезме?" дигән соравына гаепләнүчеләр — шул исәптән Вәлләм Моталлапов та — "әйе" дип җавап бирде һәм кылган эшләренә үкенүләрен әйтте.
Икенче кадрларда журналист Моталлаповтан: "Булган хәл өчен үкенечегез бармы?" — дип сорый.
— Бар әлбәттз, — дип җавап бирә гаепләнүче. — Гаилә ялгыз калды, хатынның берүзенә бөтен нәрсә калды хәзер. Утын, печәнгә — берәү дә килеп ярдәм итми. Элек барысын да үзем эшли идем. Өйдә дүрт бала белән хатын калды.
2025 елның 19 мартында хөкемдар Әбдрәшитов дүрт гаепләнүченең барысын да Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе 2 өлеше ("киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу") һәм 318 маддәсе 1 өлеше ("хакимият вәкиленә гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырмый торган көч куллану") нигезендә гаепле дип тапты.
"Ирләр, киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан башка кешеләр белән бергә, алдан әзерләп куелган ташлар, боз кисәкләре, таяклар һәм башка әйберләр кулланып, вакыйга урынына килгән хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә һөҗүм иттеләр, — диелгән Оренбурның Үзәк район мәхкәмәсе матбугат хезмәте чыгарган хәбәрдә. — Үз гамәлләре белән гаепләнүчеләр зыян күрүчеләргә сәламәтлеккә зарар китерми торган, әмма физик авырту һәм әхлакый газап тудырган тән җәрәхәтләре ясаган. <…> Мәхкәмә утырышында киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашучылар гаепләрен таныдылар, кылган эшләренә үкенделәр, массакүләм мәгълүмат чаралары аша җәмәгатьчелектән берничә тапкыр гафу үтенделәр".
Вәлләм Моталлапов мәхкәмә карары белән гомуми тәртипле төзәтү колониясендә өч ел да өч ай ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителде.
Беренче инстанция мәхкәмәсе сайтына куелган эш карточкасыннан күренгәнчә, карарга гаепләнүчеләрнең адвокатларының берсе дә, прокуратура да шикаять биргән. Шикаятьләрнең эчтәлеге билгеле түгел.
Шул ук карточкада 2025 елның 22 маенда Оренбур өлкә мәхкәмәсе карарны үзгәртүе дә күрсәтелгән. Әмма мәхкәмә сайтында бу үзгәрешнең нигезләре аңлатылмаган.
— Беренче дәрәҗәдәге мәхкәмә Вәлләмгә билгеләгән мөддәт шул ук килеш калдырган, — дип әйттеләр "Idel.Реалии" белән әңгәмәдә башкортстанлы активистлар.
Аларның сүзләренчә, "узган елның [2025] якынча июнендә" Вәлләм Моталлаповны Пермьдәге №29 төзәтү колониясенә этап белән озатканнар.
Хокук яклаучылар мәгълүматына һәм хөкем ителгәннәрнең туганнары, адвокатлары хәбәрләренә караганда, әлеге колониядә хәзерге вакытта "Баймак эше" нигезендә кимендә 16 хөкем ителгән кеше җәзасын үти (2025 елның декабрь уртасына булган мәгълүматлар). Шунда ук 2024 елның 17 гыйнварында "баймакчылар" яклап урамга чыккан башкорт активисты Фаил Алсынов та утыра.
— Безнең белүебезчә, хәзер Вәлләм еш кына салкын тию авырулары белән чирли, — диделәр активистлар. — Кышын колониядә җиңел түгел.
2025 елның августында "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Вәлләм Моталлаповны сәяси тоткын дип таныды."Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, бүгенгә кадәр мәхкәмәләр "Баймак эше"нең 68 фигурантын хөкем итте: аларга 3 ел да 3 айдан алып 7 ярым елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзалары чыгарылды (апелляция мәхкәмәләрендә каралган шикаятьләрне исәпкә алып)."Мемориал" "Баймак эше" буенча хөкем ителгән 65 кешене сәяси тоткын дип таныды. Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.