Татарстанда 30 яшьлек ир-ат ашлык әйләндергечкә кысылып үлгән
Татарстанның Югары Ослан районында 30 яшьлек ир-ат ашлык әйләндергечкә кысылып үлгән.
Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, фаҗига бүген төнге берләр тирәсендә булган. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлгән.
Хәзер эш бирүченең (ул Татарстандагы предприятиеләрнең берсе) хезмәтне саклау турындагы законны үтәвен тикшерәләр. Тикшерүне район прокуратурасы контрольдә тота.