World News in Tatar

«Өмет» газетасы: «Әбдери» үзидарәсе татар халык ашлары күргәзмәсен тәкъдим итте

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Малыклы районы вәкилләре «Ватанны саклау – һәркемнең эше» дип аталган 17 нче Гражданлык форумында катнашты. Бу хакта Ульяновскиның «Өмет» газетасы хәбәр итә.

«Әбдери» территориаль иҗтимагый үзидарәсе әлеге чара кунаклары игътибарына татар халык ашлары күргәзмәсен һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә җибәрү өчен әзерләнгән гуманитар ярдәмне тәкъдим итте.

Ульяновск өлкәсенең Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Әбдери» территориаль иҗтимагый үзидарәсе авыл җирендә иң яхшы эшләүче коммерциясез оешма дип танылды.

«Милли аш-су табыны әзерләүдә актив катнашкан әбдерилеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Күңел җылысын биреп пешергән камыр ашлары Яңа Малыклы районы экспозициясенең бизәгенә әверелде», - ди район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина.

Аш-суга оста хуҗабикәләр Гөлсөя Галимова, Флюра Абдулвалеева, Лилия Садыйкова, Асия Галимова, Гөлсөя Кадыйрова, Миннегөл Гайсина, Гөлсинә Низамова, Миннегөл Зыятдинова белән Әлфия Низамованың уңганлыгына, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Яңа Малыклы район администрациясе шулай ук Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертүче волонтерлык берләшмәләре һәм оешмалары актистларына, илебез язмышына битараф булмаган кешеләргә рәхмәт сүзләре юллый.

Исегезгә төшереп үтәбез: Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватан сакчысы елы дип игълан иткән иде.

Читайте на сайте