World News in Tatar

Миңнеханов «Профессионаллар», «Абилимпикс»та катнашучыларны Татарстан горурлыгы дип атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларында, шулай ук «Архипелаг» пилотсыз системалары буенча илкүләм ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлады. Үзенең MAX каналында ул әлеге турнирларда катнашучыларның республика горурлыгы булуын һәм, Татарстанны бөтенроссия дәрәҗәсендә данлап, үз эшләренә тугрылыклы булулары белән елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешүләрен билгеләп үтте.

«Сез – республиканың чын горурлыгы! Үзегезнең үҗәтлегегез, сәләтегез һәм эшкә бирелгәнлегегез белән Татарстанны данлап, елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешәсез. Ярышларда махсус хәрби операция ветераннарының актив катнашуы аеруча мөһим», - дип ассызыклады Миңнеханов.

Республика Рәисе искәрткәнчә, узган ел Татарстан вәкилләре «Абилимпикс» чемпионатында 69 медаль яулады һәм гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. «Профессионаллар» хәрәкәтендә татарстанлылар 243 медаль һәм 72 медальон алды.

Моннан тыш, республика командалары «Архипелаг» ярышларында җиңү яулады, команда зачетында беренче урынны алды һәм Россиядә пилотсыз очу аппаратларының иң яхшы операторлары статусын раслады. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, катнашучыларның һәр бүләге бөтен республика казанышы булып тора.

Читайте на сайте