Алабугада көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак
15-17 гыйнвар көннәрендә Алабуга шәһәренең Җиңел атлетика манежында көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан 45кә якын командада 400дән артык көрәшче бил алышачак. Спортчылар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак булган үлчәү авырлыкларында көч сынашачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, моңа кадәр гамәлдә булган 115 килограмм үлчәү авырлы төшереп калдырылган.
Чемпионат кысаларында 2025 ел йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы да оештырылачак. Бүләкләрне Татарстан Көрәш Федерациясенең иң яхшы спортчылары, командалары, хөкемдарлар, тренерлар һәм журналистлар алачак.
Чемпионатның финал алышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү 17 гыйнвар көнне узачак.
- Ярышларның баш хөкемдары итеп танылган тренер Айрат Миңнегалиев билгеләнгән.