Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәүче Фәридә Җәмилеваның беренче китабы дөнья күрде
Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәүче ветеран педагог, каләм остасы Фәридә Җәмилеваның «Гомер ике килми...» дип аталган шигырьләр китабы басылып чыкты. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы яза.
Китапта авторның төрле елларда иҗат ителгән иҗат җимешләре тупланган.
Фәридә Җәмилева – районда иң актив иҗат итүче каләм осталарының берсе. Ул шигырьләр яза, осталыгын төрле марафоннарда катнашып сыный.
«Бу китабым - балаларыма һәм оныкларыма матур истәлек», – ди ул.